данил гиниятов тнв биография

Данил Гыйниятов Шамил улы

Вазыйфа: «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан. Атналык күзәтү» тапшырулары алып баручысы, татар телендәге хәбәрләр тапшыруларының баш мөхәррире.

Туган көне: 1969 елның 15 нче декабре, Татарстанның Арча районы Ю.Әзәк авылы

Балачакта кем булырга теләгән: хәрби

Телевидениегә ничек эләкте: очраклы рәвештә генә, дуслар ярдәме белән.

Иң яратканы: җәй, табигать, балык тоту, машинам белән мәш килү, тизлек, хатыным һәм балаларым.

Нәрсә ачуыгызны чыгара: итагатьсезлек.

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: һәрвакыт яхшы нәтиҗә.

Хыялы: гаиләмнең зур булуы.

Тормыш максаты: файдалы булу, туганнарым һәм якыннарыма терәк булу.

Тормышта иң зур уңышы: балаларымның тууы, фатир сатып алуым.

Күңелен төшергән иң зур нәрсә: онытканмын инде.

Мавыгулар: эш, эш һәм тагын бер кат эш!

Гаилә хәле: өйләнгән.

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: начаррак та булырга мөмкин!

«Татарстан – Яңа Гасыр» тамашачыларына теләкләрем… сәламәтлек, байлык, бәхет!

Данил Гыйниятов: «Теләк булса, вакыт табып була!»

– Данил абый, «Татарстан хәбәрләре»нең җитәкчесе буларак, тапшыру турында нәрсәләр әйтә аласыз?! Гомумән, программа башка мәгълүмати тапшырулардан нәрсә белән аерыла?

– Хәбәрләр тамашачылар белән тыгыз элемтәдә булды һәм әле дә шул юнә­лешен саклап килә. Безнең тапшыру гади кешеләрне борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыга, яктырта һәм хәл итәргә тырыша. Татар халкына бәйле яңалыкларны җиткерә. Шулай ук, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен дә таныта.
«Татарстан хәбәрләре», башка тапшырулар белән чагыштырганда, милләт темасын, татар телен, әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен нигезле, төпле, уйланылган итеп яктырта.

– Телевидениегә ничек килеп эләктегез?

– Авылда 8 классны тәмамлаганнан соң, Арча педагогия көллиятенә белем алырга кердем. Анда 4 ел укыдым. Алга таба, язмыш мине Казан дәүләт университетының татар теле һәм көнчыгыш телләре тарихы факультетына алып килде. Озакламый – 1994 елда мин телевидениегә килеп эләктем. Якташым, шагыйрь На­ил Касыймов телевидениедә эшли иде. Ул миңа сәяси һәм иҗтимагый тапшырулар редакциясенә кеше кирәк диде. Үземнең бәхетемне сынап карарга булдым. Эшкә алдылар. Редакциягә килдем һәм анда Илфат Фәйзрахманов җитәкчелегендә эшли башладым.

– Телевидениегә килгәнче кайларда эшләдегез?

– Мәдәният министрлыгының фольклор үзәгендә берникадәр эшләп алдым. Шуннан соң телевидениегә килеп эләктем. Дөресен генә әйткәндә, журналист булырмын дип беркайчан да уйламаган идем. Нәселдә дә журналистлар булмаган. Әтием – укытучы, әнием – мәдәният хезмәткәре. Энеләрем дә бөтенләй башка өлкәдә эшли. Ә мин менә журналистика һөнәрен сайладым.

– Сезгә танылу алып килгән беренче иҗади эшегезне хәтерлисезме?

– Балалар өчен сөт әзерли торган комбинат турындагы сюжетны әле дә хәтерлим. Белмим, танылу алып килгән иҗади эшем дип әйтеп буламы икән аны, ләкин шул сюжеттан соң, күрше егете миңа: «Без сине телевизордан карадык, тавышыңны ишеттек», – дип әйткән иде. Шул сүзләрдән соң, ничектер күңел күтәрелеп китте һәм шул вакытта мин телевидениенең көчен аңлый башладым. Безгә бит еш кына кешеләр үзләренең сораулары белән мөрәҗәгать итә. Урамда да әбиләр, танып, яныма киләләр һәм проблемаларын сөйли башлый. Аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз инде.

– Гади тамашачы буларак, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруыннан канәгатьме Сез?

– Тамашачы буларак, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруыннан канәгать дип әйтә алам. Беренчедән, ул миңа якын. Ул – туган телемдә алып барыла торган, яшәгән төбәгемнең проблемаларын яктырта торган тапшыру. Безнең тапшыру гади кешеләрне борчыган сорауларны хәл итәргә булыша. Тамашачылар еш кына редакциябезгә ярдәм итү­не сорап шалтыраталар.
Миңа калса, журналист бераз психолог та булырга тиештер әле, чөнки күп кенә сорауларны халык белән телефон аша да аралашып хәл итәбез. Алар безгә шалтыратып, үзләренең проблемаларын уртаклашалар. Күбесе: «Сезнең белән сөйләшкәннән соң, тынычланып калдым», – дип тә әйтә.

– Гомерегезнең шактый елларын журналистикага багышлаганга үкенгәнегез бул­мадымы?

– Эшне җиренә җиткереп эшләргә яратам! Кайберәүләр бер урында озак вакыт эшли алмый. Ә мин, киресенчә, даимилек яратам. Минем әти дә бит гомер буе мәктәптә укыткан. Безгә дә кечкенәдән үк шундый тәрбия бирде. «Син укыгансың, эшкә урнашкансың икән – шул эшеңдә төпләнеп, аны югары дәрәҗәдә башкарырга тиешсең!» – дип өйрәтте безне әти. Шуңа күрә дә, журналистикага килгәнемә үкенгәнем булмады. Бу эш миңа бик ошый. Ләкин тормышымны журналистикага багышладым дип әйтә алмыйм. Дөресрәге, мин аны халыкка, тамашачыга багышладым дип уйлыйм.

– Журналистика өлкә­сен­дә зур профессиональ дәрәҗәгә ирешкән кеше буларак, яшь журналистларга нинди киңәшләр бирер иде­гез?

– Иң беренче чиратта язарга, эшләргә теләк булырга тиеш дип уйлыйм. Журналист яңалыклар белән кызыксынырга, төпле фикер йөртергә тиеш. Гомумән, бу өлкәдә эшләр өчен, сәләт, ты­рышлык кирәк һәм эшеңне яратып башкару мөһим.

Источник

О компании

Автор и ведущий программы «7 дней»

Ведущий программы «Татарлар»

Ведущая программы «Татарлар»

Ведущая программы «Таяну ноктасы»

Корреспондент службы новостей, ведущая информационной программы «Татарстан хәбәрләре»

Ведущая программы «Тамчы-шоу»

Ведущая программы «Кайнар хит»

Ведущий программы «Туган җир»

Ведущая программы «Кайнар хит»

Ведущий программы «БАТЫРЛАР»
Главный редактор главной спортивной редакции

Ведущий информационных программ телеканала «ТНВ-Планета»

Ведущий передачи «Ком сәгате», заместитель исполнительного директора

Ведущая информационных программ телеканала «ТНВ-Планета»

Ведущая программы «Манзара»

Ведущая программы «Здравствуйте»

Ведущий программы «Автомобиль»

Ведущий программы «Башваткыч»

Ведущий информационной программы «Новости Татарстана»

Ведущий информационной программы «Татарстан хәбәрләре»

Ведущая программы “Җырлыйк әле!”

Ведущая информационной программы «Новости Татарстана»

Ведущий, главный редактор программы «Манзара»

Ведущий программы «Наша Республика – Наше дело»

Ведущая программы «Прогноз погоды»

Редактор и ведущая программы «Яңалыклар» канала «ТНВ – ПЛАНЕТА»

Ведущая программы «Канун. Парламент. Җәмгыять», корреспондент службы новостей

Ведущая программы «Здравствуйте»

Ведущий программы «Яшьләр тукталышы»

Ведущий программы «Здравствуйте»

Ведущий программы «Секреты татарской кухни»

Ведущая информационной программы «Новости Татарстана»

Главный редактор программы «Татарлар»

Ведущая программы «Манзара»

Ведущая передачи «Мин»

Ведущий рубрики «Спорт» программы «Татарстан хәбәрләре»

Ведущий программы «Черное озеро»

Ведущая программы «Сиңа Миннән Сәлам»

Ведущая программы «Вызов 112»

Ведущая и редактор «Нәсыйхәт»

Ведущая программы «Адымнар»

Ведущая программы «Сәхнәдәш»

Редактор программы «Күчтәнәч»
Ведущая программы «Кичке аш»

Ведущая программы “Күчтәнәч”

Ведущая программы «Манзара

Ведущий программы «Кәмит Җәвит»

Ведущая программы «Прогноз погоды»

Ведущий программы “Күчтәнәч”

автор и ведущая программы «Tatarstan Today. Открытый миру»

АО «ТРК «Новый Век»
Ул. Ш. Усманова, 9, Казань
420095, Россия, Республика Татарстан,
Тел.: (843) 570-50-00
E-mail: reception@tnvtv.ru, tnvnews@mail.ru

На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью.

Источник

Данил Гыйниятов: «Яратуны телдән әйтмим, җанда йөртәм»

Данил ГЫЙНИЯТОВ – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары, 25 ел хезмәт елын телеканалга багышлаган кеше. («Хәбәрләр» тапшыруы дигәндә, иманым камил, күпләр өчен иң элгәре күз алдына Данил Гыйниятов килеп басадыр.) Тыйнак, зыялы, киң эрудицияле, үз-үзен экранда гына түгел, тормышта да матур тота белүче шәхес. Аларның гаиләсенә карап кына да кешенең тормыш кыйммәтләрен, дөньяга карашын чамалап була. Бер сүз белән – кара да үрнәк ал Гыйниятовлардан.

Читайте также:  Scroll lock для чего нужна эта кнопка

«Спортчы буласы идем»

– Бала чактан ук журналист булырга хыяллана идем дә димәгез – барыбер ышанмыйм.
– Юууук! Нинди журналист ди – кем булырга теләгәнемне мин мәктәп тәмамлауга түгел, югары белем турындагы диплом алгач та белми идем әле (рәхәтләнеп көлешәбез). Мәктәпне тәмамлагач, Арча көллиятенә укырга кердем. Аны тәмамлау белән, Казан педагогика институтының спорт факультетына киттем. Имтиханнар июнь башында ук, ә мин кулны тарттырган идем, эластик бинт белән уң кул уралган. Граната ыргытканда шул кул бөтенесен дә хәл итте дә куйды – керер өчен бер балл җитмәде. Армиягә җыена башлаганда, әти «Татарстан яшьләре» газетасыннан яңа ачылган факультет – татар һәм көнчыгыш телләре факультеты турында игъланны китереп тоттырды. Сәпиткә утырып, тагын чыгып киттем. Йөрим шул универститет тирәсендә анысын укып, монысын белешеп. Каршыга Арча көллиятендә бергә укыган Айрат Даутов («Айфара» төркеменең беренче солисты) килеп чыкты. Әйдә татфакка, ди. Мин документларны да үз кулым белән тутырмадым: мин әйтеп торам, Айрат тутыра. Иншаны «бишле»гә яздым да татфак студенты булып куйдым.

Укуым әйбәт иде. Югары стипендия алып укыдым: гадәти стипендия 35 тәңкә булса, миңа 70не түлиләр. Көллият белеме университетта җырлап укырга да ярдәм иткәндер, күп нәрсәне анда кабатлап кына утырдым шикелле. Әмма Мөхәммәт абый Мәһдиев, Флера Сафиуллина, Тәлгат Галиуллин кебек шәхесләребез дәресләрен калдыру юк иде инде! Ә кайберләрен калдыру безнең иҗтимагый актив тормыш белән бәйле булды. «Сердәш» дигән ансамбль оештырып концертлар куя башлау, бераздан гастрольләргә чыгып китүләр, мең кешелек УНИКС залында иң беренче концерт куючылар исемен күтәрү. Җәйләрен Себер якларына кадәр чыгып китә торган идек. Хәтта берара тулай торак белән университет арасында таксида гына да йөри башладык.

– Баю җитте? (Көлешәбез.)
– Ие, тормыш көтәрлек акча эшли идек без. Кызыклы, мәгънәле тормыш белән яшәгәнбез, Аллага шөкер. Студент елларында Сабан туйлары оештыру гына ни тора. Үзебез оештырабыз, үзебез бүләкләрен әзерлибез, Данил авылдан гастроль акчасына сатып алып килгән сарык куя. Берсендә, хәтерлим, люлькалы матай булмады – гади матайга атландырып алып килдек сарыкны. Иптәш егет – рульдә, уртада – сарык, артта аны кочаклап, Данил. Эссе көн, Арчадан килә-килә безнең генә түгел, теге сарыкның да хәле китте, мескенемнең, эшләрен дә бара-бара эшли (минем чалбар күрмәде түгел күрде), аннан әлсери да башлады. Урман эченә алып барып җиткергәндә, мин инде аны үлә дигән идем – аягында басып тора алмаслык хәлгә җиткән. Шуннан бәйләп куйдык бит инде моны агачка, ә теге сарык күрмәгән шәһәр кызлары, үти-пути килеп, моңа чирәм ашаткан. Берзаман карасак – сарык юк. Хәл кергән җүнсезгә, бавын өзеп, урманга качкан. Аны урман бетереп эзләүләр! Ярый таптык инде.

– Монда кайда татар теле факультеты да, кайдан килеп чыккан журналистика ул, Данил абый?
– Журналистика уйлаган-ниятләгән нәрсә түгел иде. Укуны тәмамлауга, минем Мәдәният министрлыгының фольклор бүлегендә эшләп йөргән вакыт, гастрольләрем тезелеп торган чакта Наил абый Касыймов, безгә эшкә килмисеңме соң, дип чакырып китергән иде. Ул вакытта аны студент тормышының дәвамы гына итеп кабул иттем. Барганда баргалап, калганда калгалап дигәндәй. Башта иҗтимагый-сәяси бүлеккә килеп, Илфат Фәйзрахманов кул астында эшли башладым. Аннан иртәнге «Чулпан»да эшләдем, аннан хәбәрләрдә. Үзем гастрольләр белән тормыш көтәм. Шунда миңа әйттеләр дә инде, янәсе, син энем, йә монысын, йә тегесен сайла инде – йә син хәбәрләрнең йөзе буласың, йә юлыңа ак җәймә. Шунда журналистиканы сайладым да.

«20 тиен урлаганга – пластмас кылыч»

– Без гаиләдә биш малай үстек, шуларның дүртесе – педагогика буенча укыган егетләр. Әтиебез Шамил үзе дә – Арча көллиятен тәмамлаган кеше, гомере буе мәктәптә химия-биология укытты. Хәзер инде төрлебез төрле тармакта эшләсә дә, олы энекәшем Раил, аннан соңгы килгән Дамир, төпчегебез Нәзирдә дә бар ул оеткы. Надир энекәш кенә авыл хуҗалыгына төбәп барды.

– Биш малай?! Сөбханалла! Әниегезнең батырлыгы-уңганлыгына һәйкәл куярга була икән.
– Әйедер анысы. Ашату-эчертү, чиста-пөхтә йөртү барыбер әни җилкәсенә күбрәк төшә бит. Әни – Фазилә, гомер буе Авыл советында секретарь булып эшләде – иртән китә, кич кайта иде. Әмма өйдә һәрвакыт тәртип, җылы мохит булды.

– Һәм матчага кыстырылган талчыбык та торгандыр, дип гөманлыйм. Яисә сез берегездән-берегез тәртипле егетләр идегезме?
– Алай әти-әнинең йөзенә кызыллык китергәнне хәтерләмим үзе. Эш белән үстек. Мәктәпкә дип бирелгән комбайнда да берара әти белән эшләп алдым әле. Ә болай авыл баласына эшнең агы-карасы юк, гаилә зур, мәшәкате дә җитәрлек иде. Талчыбык та матчада үз урынында торды.

– Бер дә сыртка төшмәдемени?
– Талчыбык – юк. Ә берьюлы без уйнап йөргән пластмас кылыч белән әти иманны укытты. Аралашып йөргән егетләр нәрсәгәдер акча җыештылар да, мин дә шкафта яткан янчыктан 20 тиенне урлап, алып чыгып бирдем. Менә шул бер пачка вафли тиярлек акчаның юклыгын белгәч, әти кирәкне биргән иде.

– Сез иң олы бала буларак, бөтен эшнең башында торучы, башкаларга юл күрсәтүче дә булгансыздыр.
– Әйе, әти дә бер генә әйтте миңа: «Син нинди буласың, энекәшләрең шундый булачак», – дип. Ул энекәшләргә үрнәк күрсәтү генә түгел, турыдан-туры үстерүдә дә катнаштым инде. Иң төпчегеме, әллә аннан алда туган Надир булды микән – үлеш елак иде. Әниләр эшкә киткәндә калдырып китәләр бит инде миңа. Бөтен дөньяны колакка бастырырдай булып акыра бу. Биек, зур тәгәрмәчле, пружиналы коляскага салып и тибрәтәм, и тибрәтәм моны. Шуның кадәр тырышып, дөңгердәтеп тибрәткәнмен, күрәсең – берзаман утын пүләне төсле коляскадан чыгып очып, идәнгә килеп төшмәсенме бу. Юк-юк, имгәнмәде дә! Елавыннан гына туктады.

«Укып бетермәгән китабым»

– Бөтен курыкканым, авылдагы беренче мәхәббәтне әйтергә генә онытмыйк, дип утырам, Данил абый.
– Булмады бит ул! Мәктәп мәхәббәте – күз белән күзләп йөргәне булды, әмма мин аны мәктәп кичәләрендә биюгә чакырырга да кыенсына идем. Ә авылда мәктәптә укыганда безгә клубка чыгарга рөхсәт юк иде! Нинди мәхәббәт ди – мәхәббәт уку гына булды.

– Моның әҗере теге 25 кызга биш малай туры килә торган татфак көллияте-университет булгандыр алайса?
– Әйе. Авылда укыганда, без 27 кешелек сыйныфта 20-21 малай идек. Көллият-университетта, киресенчә, 20 кызга күзгә кырып салырлык биш-алты егет калдык. Анда гашыйк булулар башланды инде, әйе. Әмма әллә нинди гашыйк булып, үлә-бетә йөрүләр түгел инде ул – йә театрга барып кайтасың шунда, йә дискотекага барып киләсең дигәндәй.

– Һәм бу шул рәвешле дәвам да итәр иде.
– III курста мин акыллы мәхәббәтемне – Гөлназны очраттым. Бер күрүдә үк гашыйк булып, хыялланып йөрү дә булмады ул – күрдем, ошаттым, аралаша башладык. Мин аны Яңа елны каршыларга чакырдым, аннан акрынлап хисләр ныгыды.

Читайте также:  нащельник для пластиковых дверей

– Нәрсәсе белән яраттырды Гөлназ апа – матурлыгы беләнме, акылы-фигылеме, аңлый белүчәнлеге беләнме?
– Аңлый белүе беләндер. Ул без күрешеп-очрашып йөри башлаганнан бүгенге көнгәчә – мине аңлап, саклап баручы фәрештә төсле. Нәрсәсе белән яраттыруын да әйтә алмыйм – әйтеп булмый аны. Мин бит әле белеп бетермәдем. Ул – укып бетереп булмаслык китап төсле, һаман укыйм әле.

– Бергә яши башлаган еллар – авырлыклары да күп булгандыр, романтикасы да җитәрлек.
– Мин, укуны тәмамлауга, армиягә алынырга тиеш идем. Тулай торактан тулай торакка күчеп йөри торгач, мине ул вакытта военкомат онытты булып чыкты. Хәрби билетны алырга баргач, нинди һөнәрләрең бар, дигән сорауга: «Баянда уйный беләм», – дип җаваплаган идем – хәрби билетыма «хәрби оркестр музыканты» дип язып, кайтарып җибәргәннәр иде. Бу вакытта без инде Гөлназ белән өйләнешкән – тулай торакның сигезенче катында бер бүлмәдә торабыз. Гаиләбезгә биш ел дигәндә, Айзат улыбыз туды. Аннан, өч бүлмәле фатирлы булгач, бездән дә бәхетлерәк тагын берәр кеше булдымы икән ул? Айзаттан соң биш ел узуга, Аяз улыбыз туды, дөнья тагын да түгәрәкләнде. Аннан Арчага кайтып йөрерлек машинабыз барлыкка килде. Әмма, беләсеңме, яшьлек, тулай торак белән бәйле бер нәрсәбез һаман өебез түрендә безнең – кушкач, аллы-гөлле утлары кабына торган музыкаль үзәк. Гөлназ: «Авылга кайтарып куйыйк инде моны», – дип карады үзе! Ул – яшьлек истәлеге. Аны алып кайткач, тулай торак бүлмәсенең ишеге төбенә куеп, бөтен көченә ачып, күршеләр белән музыка тыңлаган үзәк бит ул. Кичәге үзебез.

«Һәрнәрсәдә чама хисе кирәк»

– Гаиләгез белән сәламәт яшәү рәвеше алып барасыз, сокланып туймаслык.
– Анысы да Гөлназ эше. Менә мин күбрәк барыбер үзем тотып эшләүчән кеше, Гөлназда исә оештыру сәләте көчле. Студент вакыттан башлап тәмәке тарттым – 39 яшемдә ташладым. Гөлназның үгетләүләре бушка китмәде. Кабат спортка тартылдым. Йөгерү, йөзү, чаңгыда, велосипедта йөрү белән шөгыльләнәм, ярышларында катнашып, җиңүче исеменә лаек булам. Әлбәттә, яшь барган саен, чама хисе кирәк, фанатларча гел спортка гына кереп китү дөрес түгел. Шуңа Гөлназ белән алтын урталыкны югалтмаска тырышабыз. Минем нәрсә киюем, ашау рационымның дөрес һәм файдалы булуы да – аннан. Ничек яратмыйсың ди шул хатынны? Өч егетен тәмле ашатып (ә Гөлназның бәлешенә җиткән бәлеш беркемдә юк ул!), эчке дә, тышкы яктан да саулыгын-хөрлеген кайгыртып яшәүче хатын-кыз ул. Әйе, күпләр, эштә дә, өйдә дә бергә – туймыйсызмы, диләр дә. Без аңа өйрәнгән ич инде! Нинди тую ди? Гөлназсыз мин үземне бер-ике көн дә күз алдыма китерә алмыйм.

– Гаилә тормышында сынып-сыналып алган чорыгыз булдымы?
– Булды. Аннан да, Аллага шөкер, Гөлназның акыллы була белүе белән матур гына чыктык. Сыналдык, әмма ул безне ныгытты гына.

– Димәк, бүген «Яратам» кебек матур сүзләр Гыйниятовлар гаиләсендә иң түрдә?
– Гөлназ бик тәмле телле ул, менә мин. Мин ул сүзне телдән әйтә алмыйм. Назлы сүз әйтмисең, ресторанга да дәшмисең, дигән тәнкыйть ишеткәннән соң төзәлеп алам үзе (көлә). Ә болай. Мин тормышны яратам. Әллә нинди купшылык кирәкми – гади булсын, тәмле булсын. Фатирым бар, җитә. Бәлки киләчәктә йорт тергезермен. Машинам бар – йөреп тора, мине канәгатьләндерерлек. Улларым ялт иткән: Айзат югары уку йортында укый, үзе балаларга инглиз телен укыта, Аязыбыз төрек-татар лицеенда яхшы гына укып йөри, Аллага шөкер, дим. Гөлназым янда – бәхетем дә шул, мәхәббәтем дә. Яратудан туйганым юк. Телдән әйтмим мин аны, җанда йөртәм.

Гөлнара Җәлилова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Данил Гыйниятов: «Журналистика – җәмгыятьнең көзгесе. Аңа үпкәләп булмый»

06 Апрель 2020, 10:01

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе башкарма директоры урынбасары – баш мөхәррир урынбасары һәм «Ком сәгате» алып баручысы Гыйниятовка мактаулы исем бирелде. Форсаттан файдаланып, ТНВ интернет-редакциясе хәбәрчесе журналистикага килү, гаиләсе, спорт һәм татар журналистикасының бүгенге хәләте турында сораштырдык. Интервьюны шулай ук видео форматында карый аласыз.

— Хәерле көн, Данил Шамилович! Беренче чиратта сезне, «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү белән тәбрик итәсе килә.

— Рәхмәт котлавыгызга. Ул тормышның бер этабы кебек. Әлбәттә, телевидениедә эшләү дәверендә шактый нәтиҗәләргә ирешергә туры килде. Моны мактанып әйтмим, әмма ассызыклап үтәсем килә, телевидение – коллектив хезмәт. Биредә бер проектны эшләү өчен дистәләгән кеше катнаша. Хезмәттәшләремнең ярдәменнән башка андый дәрәҗәләргә ирешә алмас идем. Форсаттан файдаланып, тамашачыларыма, бу исемне бирергә ният кылган җитәкчеләргә һәм үземнең хезмәттәшләремә зур рәхмәтемне җиткерәм.

— Телевидение тормышы кайчан башланып китте?

— Телевидение тормышы моннан 25 ел элек башланып китте. Мин Казан Дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, берничә ай мәдәният министрлыгында эшләп алдым. Безнең юллар аерылды һәм мин үземнең таныш кешеләрем, телевидениедә эшләгән якташларым аркылы бирегә килдем. Дөресрәге Наил Касыймов сәяси тапшырулар редакциясенә килеп карарга тәкъдим ясады. Ул мине шушы юлга алып кереп китте.

— Сез нинди гаиләдә үстегез?

— Без ишле гаиләдә үстек. Мин өлкән бала һәм миннән кала дүрт энекәшем бар. Арча районы Югары Әзәк дигән авылда тудым. Күпмедер вакыт анда яшәгәннән соң, безгә Өчилегә күченеп китәргә туры килде. Мин ул авылда үстем, яшәдем һәм 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесында укыдым. Аннан Казан Дәүләт университеты һәм телевидение.

— Әти-әни – авылның интеллигенция вәкилләре. Әти гомер буе мәктәптә балалар укытты, әни авыл советендә секретарь вазыйфасын башкарды. Хәзерге вакытта авылда исән-сау яшиләр.

— Күп кенә тамашачы белмидер, әмма сез спорт белән дә шөгыльләнәсез. Спорттагы шәхси рекордларны ТНВга да багышлаганыгыз бар. Спорт сезнең тормышта нинди роль уйный?

— Спорт минем тормышта балачактан үз урынын алды. Мәктәптә, училищеда укыган вакытта төрле ярышларда катнашырга туры килде. Документларымны мин беренче булып Казан дәүләт педагогика институтының спорт факультетына тапшырдым. Ул вакыттагы хыялларым тормышка ашмый калды. Аның мәгълүм сәбәпләре дә бар. Күнегүләр вакытында җәраһәт алу сәбәпле, имтиханны тиешлечә башкара алмадым һәм узу өчен минималь баллга бары бер генә җитмәде. Мин армиягә дип җыенган идем инде. Игъланны күргәннән соң, ятып калганчы атып калырга кирәк дип университетка килдем. Имтихан инша формасында узды. Минем иншага бишле билгесе куйдылар һәм хәзерге федераль университетка бик җиңел килеп кердем.

— Ул вакытта әле ЕГЭлар да булмаган..

— Әйе, бөтен чыгарылыш сыйныф укучылары укытучы янына килеп утыра, билетны ала, төгәл итеп сөйли, өстәмә сорауларга җавап бирә. Укытучылар аның эрудициясен, белемен, сөйләмен үзләре тикшерә.

Читайте также:  Reg на магнитоле что

— Сезнең гаилә, эш, спорт та еш кына бергә кисешә бит. Гөлназ апа белән инде күпме еллар бергә эшлисез. Бергә эшләү кыенмы яки җиңелме?

— Төрле вакыт була: кыены да, җиңеле дә. Гөлназ Гыйниятова күп еллар «Хәбәрләр»дә эшли. Шуның егерме елы туры эфирда. Бу бик зур хезмәт. Аны үзе белмәгән, күрмәгән кеше бик бәяләп бетермәскә мөмкин. Туры эфир кешенең күп энергиясен ала торган хезмәт. Телевизордан караганда барысы да матур, җайлы кебек, әмма туры эфирдан кайткач кеше ничектер авыраеп кала, тиз генә йоклап китеп булмый. Мин аны туры эфирда эшләгән кеше буларак үзем дә аңлыйм.

— Татар журналистикасын хәзер ничегрәк бәялисез? Ул үсештәме, бер урында торамы?

— Журналистика берничек тә бер урында туктап кала алмый. Татар журналистикасында 25 ел дәвамында төрле сүзләр, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Фикерләр бик күп төрле. Җәмгыять нинди төрле булган саен, шулкадәр фикер дә туа. Журналистика – җәмгыятьнең көзгесе. Көзгегә үпкәләп булмый бит. Әлбәттә, хәзер темаларны ачуда, яктыртуда заманча технологияләр зур урын алып тора, мәгълүмат ташкыны бик күп. Бүгенге көндә журналистикада эшләү җиңел дә кебек, әмма авыр да. Кайбер матбугат чаралары мәгълүматны интернеттан ала һәм укучыга җиткерә. Технологияләр алга китмәгән вакытта журналист вакыйганың үзәгендә иде. Шунда кайнап, үз күзләре белән күреп язу күбрәк иде.

— Хәзерге вакытта журфакта да, татфакта да бюджет урыннары аз. Киләчәктә кадрлар кытлыгы булмас өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз?

— Бу өлкәдә эш алып барыла. ТНВ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев дөрес карар кылды. Без берничә ел «ӘйдәТНВга» акциясен алып бардык һәм бүгенге көндә алты студент кыз максатчан КФУның журналистика бүлегендә татар юнәлеше буенча белем ала. Әлбәттә, бу гына проблеманы хәл итеп бетерми. Күп кенә уку йортлары өстәмә белгечлек буларак журналистика юнәлешен ачтылар. Нинди дәрәҗәдә кадрлар әзерләгәнен мин әйтә алмыйм. Филология һәм мәдәниятара багланышлар университеты укучыларына игътибар итәсем килә. Аларның белем дәрәҗәсе югары, телне һәм әдәбиятны өйрәнү, шулай ук грамматиканы белү буенча алар әзерлекле белгечләр һәм журналистикага берникадәр юнәлеш биргән очракта, алар шушы тармакта эшләп китәргә сәләтлеләр. Филология һәм мәдәниятара багланышлар интститутында быел егермедән артык бюджет урыннары булдырылачак дигән хәбәр килеп иреште. Алар татар филологиясе һәм журналистика юнәлешендә укырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучыларын җыялар. Без өметсез түгел.

— Бюджет урыннары барлыкка килә башлады, ә менә мәктәпләрдә татар теле бетүнең йогынтысын кайчан күрә башлыйбыз?

— Әле әйтеп булмый, әмма ул үзен күрсәтми калмаячак. Милли мәгариф яшәгән вакытта гына без татар балаларының үсешенә ирешә алабыз. Элек гөрләп торган татар мәктәпләре бүгенге көндә калмады диярлек. Калганнарында татар теле фән буларак кына укытыла. Заманында Чиләбе, Оренбург, Төмән һәм башка төбәкләрдә ана телендә белем алганнар. Ана телендә 10-11 сыйныф белем алган кешенең күңелендә, татар мохите белән тәрбияләнеп, гомеренә җитәрлек запасы була. Шушы запас хәзер безнең бетүгә бара. Россия төбәкләрендә ул инде бетеп килә. Шушы система белән барса безнең Татарстан мәктәпләрендә татар теленә мөнәсәбәт, татар теленең өйрәнелеше һәм укытылышы кимү сәбәпле балаларның тел белән кызыксынуы кими. Алардан киләчәктә милли рухлы, татар юнәлешендә эшләүче белгечләр чыгуы да кимиячәк дип уйлыйм. Хәлбүки дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә аның инициативасы белән бу көннәрдә полилингваль мәктәпләрне эшләү бәлкем шундый юнәлешләр безнең татар мохитен, телен, әдәбиятын балалар арасында саклауга һәм үстерүгә этәргеч бирер дигән өмет бар.

— Бу өлкәдә «Шаян ТВ» да үз өлешен кертә.

— «Шаян ТВ» телевидение, җитәкчелекнең күптәнге хыялы иде. Чын мәгънәсендә үз авазын салды, аның уңай нәтиҗәсе булмый калмас дип уйлыйм. Баланы кече яшьтән әле аның теле ачылганчы аның колагында татар мультфильмнары яңгырап торганда анда татар теленә ихтыяҗ күбрәк туачак.

— Хәзер халык санын исәпкә алу вакыты. Тагын татар халкы бердәмлеге темасы калкып чыкты. Аеруча татар һәм башкорт арасындагы мөнәсәбәтләр. Сезнеңчә ник без ике тугандаш халык дуслаша алмыйбыз?

— Тамашачы сезне «Ком сәгате» тапшыруы аркылы белә, кунаклар арасында сораулардан куркып калучылар бармы? Алдан сорауларны сорыйлармы?

— Сорауларны алдан сораучылар булды. Алар күп түгел, бик аз проценты гына. Тапшыру сыйфатлы булсын өчен ул сорауларны белми торсагыз дип аңлатабыз. Беренче кичереш, беренче эмоция дигән әйбер бар. Кеше җавап эзләгәндә янып бетергә мөмкин, тапшыруга килгәч эффекты калмый. Ә монда маңгайга маңгай очрашкач аның бөтен хисе шунда чыга.

— Интервьюдан соң кешеләргә мөнәсәбәтегез үзгәргәне булдымы?

— Мин һәр интервью алган геройны яңа яктан ачам, алар бөтенләй башка төрле үсеп китәләр гаилә әгъзасы кебек. Эш буенча дуслашасың, аралашасың. Алар күңелгә уелып калалар.

— Сезнең шәхси китапханә бардыр? Ялгышмасам, сез һәр тапшырудан соң китапларга автографлар куйдырасыз.

— Тапшыру башланганнан бирле китапханәм бар. Галимнәр, язучылар байлыклары белән киләләр, мин мөмкинлек булганда автограф белән алып калам. Бер яктан, истәлек тә, шәхси китапханә эш өчен дә кирәк. Башка тапшырулар өчен дә дәреслек шикелле. Бу шәхес турында мәгълүмат юкмы дип керүчеләр бар.

— Минем сездән эфир вакытында туры утырсын өчен коллегагызның аркага сугып җибәргәнен ишеткәнем бар. Эштән шундый кызыклы вакыйгаларны сөйләп китә алмыйсызмы? Тамашачыларга кызык булыр иде.

— Туры утыру ул гәүдәне төз тоту. Мин беренче тапкыр «Чулпан» программасында чыктым. Иртәнге музыкаль күңел ачу тапшыруы. Бер алып баручы татар, берсе урыс. Хезмәттәшем Елена Иванова килә алмый калды да, аның урынына Лия Заһидуллина чыкты. Ул эфирда актив эшләми, әмма дикторлар бүлеге җитәкчесе. Студиядә җыр барганда, мин бөкрәебрәк утырганмындыр, ул бармагы белән «ну-ка выпрямись» дип төртеп куйды. Мин уклау йоткандай булдым һәм шул мизгел һәрвакыт искә төшә. Гәүдәнең тотылышы матурлык өчен генә түгел, дөрес сулыш алыр өчен дә кирәк. Гәүдәнең дөрес тотышын балаларга да өйрәтәм. Шул халәттән эчке органнарга да тәэсире китә.

— Сез «Кәмит Җәвит» һәм «Таяну ноктасы» тапшырулары продюсеры. Тапшыруларны бер-берсенә капма-каршы дип әйтеп була. Аларга да бәя биреп китмәссезме, миссияләре нинди?

— ТНВда яңа тапшырулар булачакмы?

— Тапшырулар булмый калмас. «Человек предполагает, Бог располагает», дип әйтә руслар. Коронавирус кешелек дөньясын аягүрә бастырды. Бөтен эш рәвешен үзгәртергә мәҗбүр итте. Бүгенге көндә өйдә утыручыларга «Өлкәннәр өчен» сәхифәсен башлап җибәрдек. Ул 11:00 сәгатьтә башлана. Архивта булган концертлар, фильмнар күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә бернәрсә яздыра алмыйбыз. Апрель аена планнар чәлперәмә килде. Вәзгыять үзгәрү сәбәпле без дә үзгәрергә тиеш. Безнең сандыгыбызда дистәгә якын проект бар, әмма алар үз чиратларын көтәләр, Алла бирса үз тамашачыларын табар дигән өмет бар.

— Рәхмәт бик зур!

— Үзегезгә рәхмәт!

Источник

Развивающий портал