Гаяз исхакый биография на татарском языке
1878 елның 22 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында бер малай дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин мулла һәм әнисе Камәрия абыстай малайга Мөхәммәтгаяз исеме бирергә уйлап куйган булалар. Моның белән алар улларының киләчәктә нинди кеше булып үсәсен билгеләгәндәй итәләр. Мөхәммәт тә (мактаулы, данлыклы), Гаяз да (ярсулы, ялкынлы) — аларның теләк-өметләренә туры килә торган гарәп сүзләре. Юраган юш килә дигәндәй, чыннан да, Мөхәммәтгаяз бик хәрәкәтчән, үзеннән көч ташып тора торган, фикерләре белән башкаларны да яндыра алу сәләтенә ия кеше була, гаять күп һәм нәтиҗәле эшләве белән мактау һәм дан ала.
Гаиләдә бердәнбер бала булганга, әти-әнисе малайга зур өмет баглыйлар. Гаяз башта әбисе Мәхфузә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы Закир ишан мәдрәсәсенә бирәләр. Ләкин биредә укыту тиешле дәрәҗәдә булмый. Өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә (мөдәррисе — Галләм хәзрәт). Аны биредә күренекле мәгърифәтче Нади Максуди укыта. Малай бик тырышып укый, хәлфәсен «дәресне күбрәк бир» дип йөдәтә. Ниһаять, 1897 елда, унтугыз яшендә, мәдрәсәдә укуын тәмам итә, инде аның үзен Казандагы Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар. Н. Максуди исә шушы уку йортына мөдәррис булып күчә. Гаяз хәлфә биредә, үзенең остазы Н. Максудидан аермалы буларак, иҗек методы белән түгел, ә җәдитчә (ягъни яңача) аваз ысулы белән укыта башлый. Бу исә балаларның укырга-язарга өйрәнүен күпкә җиңеләйтә. Шуңа күрә ул укыткан балалар, язуны тиз танып, күпләрне гаҗәпкә калдыралар. Туган теле өстенә төрек, гарәп, фарсы телләрен дә яхшы белүе аңа укыту эшендә зур ярдәм итә.
Шулай да Гаяз үзенә дөньяви белемнең җитмәвен, рус телен, әдәбиятын өйрәнергә кирәклеген аңлый. 1898 елда Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә һәм аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мәдрәсәдә мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәктәбе яшьләрне рус теле һәм әдәбияты укытучылары итеп әзерли. Алар яшь буынны рус мәдәнияте рухында тәрбияләргә тиеш булалар. Дөресен әйткәндә, әлеге мәктәп татарларны руслаштыруга хезмәт итүчеләрне ишәйтүгә дә өлеш кертә. Әмма Г. Исхакый үз милләтенә тугрылыклы булып кала — 1902 елда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә эшли башлый. Ләкин бу мәдрәсәдәге искелеккә каршы кыю фикерләр әйткән яшь мөгаллим биредә озак кала алмый. Шушы кыска гына вакытта да ул үзенең шәкертләре, шулай ук яшь хәлфә Сәгыйть Рәмиев күңелендә якты эз калдыра, аларда фикер хөрлегенә омтылыш тудыра.
Шунысына игътибар итәргә кирәк: Г. Исхакый кая гына бармасын, шунда иҗтимагый тормыш җанланып китә. Бу юлы да шулай була. 1913 елның 22 октябреннән ул инде Россиянең башкаласында «Ил» газетасын чыгара башлый. Әлеге вакытлы матбугат органы тиз арада абруй казана. Анда Йосыф Акчура, Муса Бигиев, Сәгыить Рәмиев, Мәҗит Гафури, Зәки Вәлиди, Фуат Туктаров һәм башкалар язышалар. Соңыннан бу газета Мәскәүдә чыга башлый. Патша цензоры аны сәяси яктан зарарлы дип таба һәм 1915 елның 27 мартында ябып куя. Тик Г. Исхакый бервакытта да аптырап калмый. Мәскәүдә 1915—1916 елларда «Сүз» газетасын, ул ябылгач, 1916—1917 елларда «Безнең ил» исемле газета чыгара. Боларның өчесе дә инкыйлабый-демократик рухлы газеталар була. Милли мәсьәләләргә нык игътибар итәләр. Г. Исхакый 1913 елга кадәр көрәшне сыйнфый нигездә алып баруны якласа, шуннан соң әкренләп көрәш гомуммилли юнәлештә булырга тиеш дигән карашны алга сөрә. Беренче мөмкинлек булу белән, 1917 елның 23 мартыннан Мәскәүдә «Ил» газетасын яңадан чыгара башлый.
Г. Исхакыйның эшчәнлеге туган телдә вакытлы матбугат оештыру белән генә чикләнми. Татар милләте мәнфәгатьләрен кайгыртырга ярдәм итәрдәй бер генә мөмкинлекне дә ул кулдан ычкындырмый. Мәсәлән, 1916 елның башында Мәскәүдә милли театрлар эшлеклеләренең съезды үткәрелә. Биредә ун еллык эш тәҗрибәсе булган татар театры вәкилләренең булмавы Г. Исхакыйны борчуга сала. Татарча куелган беренче рәсми спектакльнең пьесасы авторы буларак, тиз генә әзерләнеп, ул үзе татар театрының хәле һәм бурычлары турында доклад ясый. Бу — татар сәнгате турында зурлап әйтелгән беренче чыгыш була.
Мәскәүдә яшәсә дә, ул Казан белән элемтәне өзми. 1916 елның көзендә тагын яшертен рәвештә бирегә килеп китә, кичектерми хәл итәсе мәсьәләләр хакында зыялылар белән сөйләшүләрдә катнаша. 1917 елгы Февраль инкыйлабы вакытында Мәскәүдә була, моңа шатлануын белдерә. Апрель аенда Г. Исхакый Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана.
«Сәйяр» театр труппасы 1917 елның 17 (30) мартында Г. Кариев бенефисына Казанның Зур драма театры бинасында (хәзер В. Качалов исемендәге рус театры) Г. Исхакыйның «Зөләйха» әсәре буенча куелган спектакль күрсәтә. 27 мартта исә (иске стиль белән) Г. Исхакый ачык рәвештә Казанга кайта, әлеге әсәр яңадан куела. Ф. Әмирхан сүзләре белән әйткәндә: «Иске хөкүмәт вакытында Казанда ачыктан йөри дә алмый торган «куркыныч» мөхәррирен бүген ачыктан җыелышып сәламли вә алкышлый алудан халыкның зур шатлык хис иткәнлеге аермачык күренә иде» («Кояш», 1917, 11 апрель).
1917 елның 1 —11 маенда Мәскәүдә Беренче мөселман корылтаенда Г. Исхакый төп доклад белән чыга. Ул «Милли Шура» төзү мәсьәләсен нигезләп аңлата. Утыз миллионлы Россия мөселманнары бер платформа тирәсенә берләшергә тиешләр. Аларны дини, рухи, мәдәни яклар гына түгел, дөньяви мәнфәгатьләр дә якынайтырга тиеш. «Милли Шура» әлеге берлекнең үзәген тәшкил итәргә бурычлы. Шул ук елның июлендә Казанда Икенче мөселман корылтаенда Г. Исхакый Милли Мәҗлес үткәрүне оештыру бюросына сайлана. Ләкин 1917 елның октябрендә большевикларның хакимияткә килүе милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Мәсәлән, 1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 февраленә кадәр Уфада уздырылган Милли Мәҗлес утырышында Идел-Урал штаты төзү турында карар кылына. Гәрчә ул Россия Федерациясе эчендә булырга тиеш дип каралса да, большевиклар мондый дәүләт берләшмәсе төзүгә юл куймыйлар. Бу мәсьәләдә В. Ленин да эзлексезлек һәм, әйтергә кирәк, карарсызлык күрсәтә. Г. Исхакыйга үз алдына куйган омтылышларына ирешү юлы ябыла, 1919 елда аңа чит илгә китүдән башка чара калмый. Шул китүдән инде ул туган иленә кайта алмый. Чөнки 1917 елның октябрендәге хакимият алмашынудан соң безнең илнең дөнья белән элемтәләре чикләнә. Г. Исхакый кебек үз халкы мәнфәгатьләре белән яшәгән шәхесләр «милләтче», «халык дошманы» дип игълан ителәләр.
Шуннан соң Г. Исхакый берара Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче бөтендөнья сугышы колач җәя башлагач, аңа Варшавадан Төркиягә күчәргә туры килә. Чит илләрдә яшәгән утыз биш ел гомерендә ул әдәби, сәяси эшчәнлеген дәвам иттерә. «Милли юл» (1928— 1930), «Яңа милли юл» (1930—1939) дигән журнал чыгара. Бу журнал (барлыгы 136 сан) Берлинда, кайбер саннары гына Варшавада басыла. Мукденда (Кытай) «Милли байрак» (1935—1945) газетасын да ул нигезли. Европага киткәндә, татарча типографиясе шунда кала. Шуңа күрә Төркиядә үз хезмәтләрен төрек телендә бастыра.
Чит илдә ул «Дулкын эчендә», «Ике ут арасында», «Җан Баевич», «Олуг Мөхәммәд» кебек пьесалар яза. «Өйгә таба», «Көз», «Локман Хәким», «Олугъ бәйрәм» кебек әсәрләре дә шул чорда иҗат ителгәннәр.
Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Анкарада вафат була. Кабере Истанбулның Әдернәкапы зиратында. Төркиягә барган милләттәшләребез аның каберенә чәчәк бәйләме салуны гадәт иттеләр. Халык бәхете өчен көрәшеп, шушы юлда гаять күп кыенлыклар күреп яшәгән олы әдибен, күренекле җәмәгать эшлеклесен милләт онытмый. Аның замандашы, күренекле галим Йосыф Акчураның менә бу сүзләре Г. Исхакыйны шактый тулы бәяли: «Ул фәкать идеал өчен тартыша торган иң саф бер фидакарь иде» («Казан мөхбире» газетасы.— 1906.— 5 ноябрь.) Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән нәшир Габдрахман Хөсәенов 1907 елда Г. Исхакыйның «Зиндан» әсәренә язылган кереш мәкаләдә болай диләр: «Гаяз әфәнде кебек сирәк бер әдипнең, Гаяз әфәнде кебек сирәк бер мөхәррирнең һәм Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кешенең һәрвакыт бар булып торуы безнең татар халкы өчен минут саен кирәк. Яшә, халык! Яшә, Гаяз әфәнде!»
Фоат Галимуллин.
Материал Татар вертуаль гимназиясеннән алынды.
+7 (945) 012 345 678
Гаяз Исхакыйның биографиясе
Г.Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә туа. Әнисе Камәриянең дә нәселе Морат муллага барып тоташа. Исхакый тумыштан ук зирәк була, биш яшендә укырга өйрәнә. Кечкенәдән үк үзенең яш ьтәшләреннән белемле булуы белән аерылып тора. Ул үзенең белеме белән канәгать булмыйча һәрвакыт алга омтыла. Менә шушы сыйфатлар да аның алдагы тормышына йогынты ясамыйча калмый.
Җитмеш алты еллык гомеренең алтмыш елын татар халкының милли азатлык хәрәкәтенә багышлаган, илле җиде елын иҗатка биргән, илле биш елын татар милли матбугатын үстерүгә тоткан Гаяз Исхакый үзеннән соң гаят ь зур һәм бай мирас калдырган. Бүгенге көндә шул мирасны ачыклау, туплау, халыкка кайтару эше нигездә башланса да, Гаяз Исхакый иҗат иткән әсәрләрнең күпчелеге әле һаман да укучыга тәкъдим ителмәгән. Гаяз Исхакый үзе дә, китап булып басылган һәм кулъязма хәлендәге әсәрләренең тулы исемлеген булдырып, аларны бер тәртипкә салырга тырышкан. Аерым алганда, ул 1951 елда үз кулы белән төрек телендә “Гаяз Исхакыйның әдәби әсәрләре библиографиясе”н төзегән. Әсәрнең теле, жанры, язылу вакыты, басылу вакыты һәм басылу урыны төгәл күрсәтелгән бу библиографиядә Гаяз Исхакый 58 исемдәге әсәрен атый. Моннан тыш, библиографиядә Гаяз Исхакый үзе оештырган һәм баш мөхәррире булган сигез газета һәм өч журналның исемлеген бирә. Ул төрле елларда “Таң йолдызы”, “Тавыш”, “Ил”. “Сүз”, “Ил сүзе”, “Маяк”, “Милли байрак” газеталарын һәм “Таң мәҗмугасе”, айлык “Төрек йорды” һәм “Яңа милли юл” журналларын нигезләгән, мөхәррире булган һәм нәшер иткән.
Гаяз Исхакый яшь вакытларында ук үзенең тирән белемле булуы белән аерылып торган. 1897 елда үзенең остазы Һ.Максуди белән Казанның Печән базары тирәсендә яңа ачылган Әмирхановлар мәдрәсәсенә күчә. Шунда үзе дә хәлфәлек эшен башлап җибәрә һәм Казанда беренче буларак мәдрәсәдә аваз методы белән, ягъни җәдитчә укытуны гамәлгә кертә. Г.Исхакыйның исеме дә, шул уңай белән, беренче тапкыр матбугатка килеп керә. [1]
Бер үк вакытта Г.Исхакый төрек әдәбиятын ныклап өйрәнә, күп хикәя, романнар укый. Шулай ук аңарда рус һәм Көнбатыш Европа әдәбияты белән дә якыннан танышу теләге туа. Моның өчен рус телен яхшы белү кирәк булганга, ул башта күпмедер вакыт аерым укытучыдан шәхси дәресләр ала, ә 1898 елның Казанның Татар укытучылар мәктәбенә студент булып керә. Монда ул Х.Ямашев, Г.Колахметовлар белән укый.
Казанда чагында “Шәкертлек” җәмгыяте оештырып, “Тәрәкъкый” исемле кулъязма газета чыгарган, төрле якларга хатлар яздырып таратып, татар халкын йокыдан уяту эшендә актив катнашкан, белеме, культура дәрәҗәсе белән дә күпләрдән югары торган Г.Исхакый “Хөсәения”дәге шәкертләр тормышы-көнкүрешенә, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләренә дә бөтенләй башка рух кертә, шәкертләргә яңа фәннәр, яңа китаплар укыта, атна саен әдәбият кичәләре ясата, моңа кадәр хәлфәләренә ярарга тырышып, шулай булырга тиеш дип, кимчелекләрне күрмичә яшәгән шәкертләрне дөресен сөйләргә өйрәтә, китапханә, ашханәләрне дә тәртипкә кертә. Шәкертләрдә кешелек хисләре уятып, зур хөрмәт казана.
Үтә тәнкыйди карашлы Г.Исхакыйны, төрле сылтаулар табып, Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсеннән китәргә мәҗбүр итәләр. 1903 елның җәендә ул Казанга килеп, университетка керергә әзерләнә башлый. Ләкин, бик теләмәсә дә, ата-анасының катгый таләбе буенча, алдан әзерләп куелган указ нигезендә, авылга кайтып мулла була. Бу аның максатыны туры килмәгәнгә, 1904 елда яңадан Казанга килеп, революцион хәрәкәтләргә кушылып китә. 1905 ел революциясен ул хуплап, күңел күтәренкелеге белән каршылый. Төрле митингларда катнаша. Чистай районына кайтып авылда җыеннар оештыра, революцион ситуацияне аңлата. Ләкин, донослар булып, полиция күзәтүенә эләгә. Кулга алу куркынычы туа, качып йөри башлый.
Шул арада Г.Исхакый 1905 елның 29 октябрендә чыга башлаган “Казан мөхбире”нә эшкә чакырыла. Әмма Йосыф Акчура редакторлыгындагы бу газетаның юнәлеше аны бик үк канәгатьләндермәгәнлектән, ул үзе “Таң” исемендә газета чыгару эшенә керешә. Рөхсәт бирелмәгәч, “Хөррият” исемендә чыгарырга омтылыш ясый. Ахыр чиктә Гали Путиляков исеменә “Таң йолдызы” газетасына рөхсәт алына. Бу газетада Исхакый үзенең иҗтимагый-сәяси омтылышларын чагылдыра. Бу газетаның программасында да ачык чагыла. Ул түбәндәгедән гыйбарәт була: “Мондый куркыныч, чуалчык вә бик мөһим бер вакытта без дә эшче һәм үзе эшләп көн күрә торган авыл халкының файда вә сәгадәтләрен күзәтеп, аларны үзләренең дошманнары байлар, бюрократлар һәм болар җырын җырлый торган төрле вөҗдансыз, оятсыз партияләрнең аздыру агуларыннан саклап, үз мәсләкләре, үз сәгадәтләре өчен тырышырга вә шул караңгы төндә, кара урманда таң йолдызы булмакчы булабыз.
Газетабызның авыл халкы өчен лозунгысы “Бөтен җир, бөтен иректер”. Эшчеләр өчен “эшче халыкның файдасын саклый торган законнар, эш вакытының сигез сәгатькә калдырылуы, эш бәһасенең арттыруыдыр”. [3]
Әлеге программ чыгышта тагын мондый юллар да бар: “Дини һәм милли мәсьәләләрне тәмамән үз кулыбызга күчүенә тырышачак “Таң йолдызы” тирәсенә берләшеп көрәшегез, чөнки тартышуда гына табарсыз сез үз хокукыгызны”.
Татар со циалист-революционерлары органы булган бу газета, табигый ки, шушы иҗтимагый кавемнең карашларын чагылдыра. Сүз монда заман тормышын сыйнфый позициядән торып бәяләү һәм аны бары революцион юл белән генә үзгәртеп кору мөмкинлегенә инану турында бара. Хәтта ул вакытта татар җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торган милли мәгариф системасын үстерү мәсьәләсенә дә “таңчылар” революцион позициядән торып киләләр. Әгәр күпләр, бигрәк тә җәдитче мәгърифәтчеләр, әлеге системаны ислах, ягъни реформа ярдәмендә үстерүгә өмет багласалар, “таңчылар” монда да, беренче чиратта, илдә икътисади-сәяси шартларны үзгәртү кирәклегенә басым ясыйлар. Алар бары җәмгыятьне революцион юл белән үзгәрткәч кенә “Һәркемгә үз телендә бушлай уку-язу булачак. Шул вакытта гына татар мәктәп-мәдрәсәләре дә рәткә салынып, хаыкка хезмәт итәрдәй кешеләр җитешәчәк” дигән карашта торалар.
“Таң йолдызы” 1906 елның 18 маенда чыга башлый. Фактик редакторы, рух бирүчесе – Г.Исхакый. Бу – татарларда Уральскида К.Мотыгый белән Г.Тукай чыгарган “Фикер”дән соң икенче революцион-демократик газета, татар социалистик-революционерлары, ягъни бөтен хезмәт иясе интересларын чагылдыруны күздә тоткан партия органы.
Нибары биш ай гына яшәгән бу газета битләрендә Г.Исхакый кискен сәяси чыгышлар ясый, патша хөкүмәтен төрле яклап фаш итә, азатлык проблемаларын күтәрә, халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалый. Татарлар кебек үк, рус халкының да изелеп яшәве турында сөйли. Бөтен халыкларның уртак дошманы булган самодержавиегә каршы бергәләп көрәшергә чакыра.
Г.Исхакый 1906 елның 16-21 августында Бөтенроссия мөселманнарының Нижний Новгородта узган Беренче съездында катнаша. Докладлар тыңлагач, ул берничә тапкыр сүз ала. Мондый җыелышлар үткәрү бары тик 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә генә мөмкин булганлыгы, революция күп каннар түгелеп, зур югалтулар аша эшләгәнлеге, азатлык өчен көрәш әле дәвам иткәнлеге турында сөйли, халык алга китсен өчен сүздә, матбугатта, җәмгыятьләр эшендә тулы ирек кирәклеген кистереп әйтә, яңа көрәшләргә чакырып: “Тартышуда гына табарсын үз хакыңны!” – дигән лозунгны алга куя.
Съездда Г.Исхакыйның торган юлы, кыйбласы бик ачык төсмерләнә. Бу эшне тагы да активлаштыра барып, ул төрле җыелышларда, митингларда яисә матбугатта патша самодержавиясен ачыктан-ачык фаш итәргә тотына. Эшнең кая таба баруын аңлаган патша чиновниклары моның белән килешә алмый. 1906 елның 30 октябрендә ул Казанда С.Рәмиев фатирында кулга алынып, төрмәгә ябыла. Тикшерү китә, төрмәгә бер керә, бер чыга.
Г.Исхакый революцион эшчәнлеген янә активлаштыра. Яңадан кулга алына һәм 1907 елның октябрь аенда өч елга хөкем ителеп, Архангель губернасына сөргенгә җибәрелә.
Казан жандарм идарәсе әзерләгән белешмәдә аңа мондый характеристика бирелә: ул 1906 елда Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында Чистай өязе крестьяннары арасында хөкүмәткә каршы пропаганда алып бара. Тотып тикшерелә. Күзәтү астына алына. Ул Россия эшче социал-демократлары һәм социалист-революционерлар партиясе сафында да тормый, карашлары буенча анархист булып, Казан татар революцион оешмасына керә. Хөкүмәткә каршы агитацияне татар мәдрәсәләрендә укучылар арасында алып бару белән генә чикләнмичә, Казан, Вятка, Пермь, Уфа, Самара, Оренбург губерналарындагы татар һәм рус крестьяннарын да агитацияли. Ул кискен характерлы анархист булуы, эшендә берни алдында да тукталып калмый торган тәвәкәллеге блән аерылып тора. [4]
“Анархист” дигәне белән килешәсе килмәсә дә, бу документта Г.Исхакыйга хас төп сыйфатлар дөрес тотып алынган. Каты, көчле характерлы кеше булмаса, ул милләтен иреккә чыгару, аны кешеләрчә яшәтү өчен көрәш позициясен гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклый алмас иде.
Г.Исхакый 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителә. Шулай да аңа Казанда яшәргә рөхсәт бирелми. Кайтышлый ул Петербургка кагыла. Таныш-белешләре белән сөйләшеп шунда яшәргә карар кыла. Башта Ни ж ний Новгород аша Казанга килә. Язучылар, артистлар, ж урналистлар белән очраша. Аннан ул туган авылында булып яңадан Петербургка кайта. Г.Исхакыйның, моңа кадәргеләреннән аермалы буларак, иректә үткән яңа көрәш этабы башлана.
Бу этапта ул төп игътибарын публицистикага юнәлдерә, элеккечә, халыкны уяту, агарту, көрәшкә әйдәүдә иң үтемле чара итеп вакытлы матбугатны саный һәм ил күләмендә зур мәсьәләләр күтәрерлек матбугат органы булдыру чарасына ирешә. Бу юнәлештә аңа Петербургның прогрессив байлары, зыялылыар ярдәмгә килә. Ул беренче тапкыр үз исеменнән, үз редакторлыгында, Й.Акчура, Муса Бигиев, С.Рәмиев, М.Гафури, З.Вәлиди, Ф.Туктаров, Н.Гасрый кебек каләм ияләре катнашлыгында, “Ил” дигән газета чыгара башлый. “Йорт-җир файдасын күзәтүче төрек-татар газетасы” дип игълан ителсә дә, 22 октябрьдәге беренче санында ук баш мәкаләдә Г.Исхакый зур эшкә тотыну, милләтне саклау юлында бер иман белән хәрәкәт итү кирәклеге, тартышу, көрәш алда торганлыгы турында әйтә. [5] Газета революцион-демократик идеяләр учагы буларак мәйданга килә. Шул юнәлештә эшләп, ул бераздан Мәскәүгә күчерелә. Әмма озак та үтми, 1915 елның 27 мартында, сәяси яктан зарарлы дип, хөкүмәт тарафыннан туктатыла. Моннан соң “Ил”не Г.Исхакыйның фактик редакторлыгында шул ук Мәскәүдә башка кеше исеменнән чыгарылган “Сүз” (1915-1916) һәм “Безнең ил” (1916-1917) газеталары алмаштыра. Болар да револю ц ион-демократик рухлы газеталар булып, самодер ж авиегә каршы кискен оппози ц иядә торалар. Боларда да милли мәсьәләләр үзәккә куеп яктыртыла.
1913 елдан соң Г.Исхакыйның тактикасы беркадәр үзгәрә. Ул элек сулдарак, сыйнфый көрәш позициясендә торып, ягъни җәмгыятьне байга, ярлыга бүлеп карап эш итсә, хәзер азатлыкка ирешә милләт эчендәге төрле катламнарның бердәм хәрәкәте нәтиҗәсендә тормышка ашарга тиеш дип саный.
Гаяз Исхакый бернигә карамыйча эшли, яза, бер ачылып, бер ябылып торган, сяси мотив белән әллә ничә тапкыр штрафка тартылган газеталарында татарның бөтен яшәешен яктырткан, матбугат, мәктәп, әдәбият, сәнгатьнең торышын тулаем характерлаган һәм хәрәкәт программасы булырлык зур-зур мәкаләләр белән чыга. [10]
1916 елда төрле урыннарда татар вакытлы матбугатына ун ел тулу датасы зур итеп билгеләп үтелә. Матбугатта шул вакыт эчендә чыккан газета-журналларга күзәтү ясала, бәя бирелә. Г.Исхакый иң озын гомерле газеталардан берсе “Йолдыз” турында сүз кузгата, юбилей дип тормастан, аның редакторы, кайчандыр үзенең укытучысы Һ.Максудины милли иман юклыкта, мәсләксезлектә, хөкүмәт политикасына ярашып эш итәргә тырышуында гаепли. [11] Бу уңайдан “Йолдыз”ны яклап берничә мәкалә басыла. Бу бәхәсләрне Ф.Әмирхан йомгаклый. Ул Г.Исхакыйның “ачы һәм каты” язганлыгын әйтә, үзе дә кайчандыр “гаять ачы бер каләм кулланырга гадәт итенгән бер кеше” булса да, бүген аның “буржуазный тынычлык сөя торган табигате моңар ирек бирмәс иде”, бүген мин болай мин болай каты яза алмас идем ди. Шуңа да карамастан, Ф.Әмирхан Г.Исхакыйны тулысынча яклый, ул аны җәмәгать эшлеклесе, язучы буларак югары бәяли, үз идеяләрен тормышка ашыруда армый-талмый эшләүче “сүнә белми торган бер ялкын” дип атый. [12]
[1] Из мусул ь манского мира. – Казанский телеграф, 1898, 15 января.
[2] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.
[3] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.
[4] Справка. Из дела Казанского ж андармского управленя. – ТССР Үзәк дәүләт архивы. 286/1с., ф., 2 тасв., 414 эш, 75-76 кәгазьләр, 1913, 19 Ноябрь; шул ук: Г.Ибрахимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты архивы, 81 ф., 1 оп., 137 эш, 1-4кәгазьләр.
[5] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.
[6] Исхаков М.Г. Әсәрләр 15 томда, 8 том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – 447б.
[7] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.
[8] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.
[9] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.
[10] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.
[11] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.
[12] Исхаков М.Г. Әсәрләр 15 томда, 8 том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – 447б.
Гаяз исхакый биография на татарском языке
Гаяз Исхакый биографиясе

Җамал Вәлиди «Вакыт»та басылган бер мәкаләсендә «Гаяз исеме, һич, шөбһәсез, татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзендә тора… Шул зат хәзер татар әдәбиятында иң ачык, иң сөемле бер шәхес булып күренә» дип искәртә. Гаяз Исхакыйның олылыгы, юлбашчылыгы турында Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Й.Акчура һәм башка мәшһүр затларның әйткән фикерләре дә мәгълүм.
Г.Исхакый патша вакытында дөньяның ачысын-төчесен, төрмә сөргеннәрен күрә, мөһаҗирлеккә киткәч тә, төрле әзәрлекләүләргә дучар ителә, үлем куркынычы астында да кала. Ләкин ничек кенә булса да, яшәргә ашкына, халык өчен, ирек, демократия өчен көрәшүен дәвам иттерә. Октябрь инкыйлабыннан соң мөһаҗирлеккә китүчеләрнең күпчелеге – матди яктан бай кешеләр. Г.Исхакыйның исә утары, җирләре дә, завод-фабрикалары да, кибет-банклары да, министр-генераллык дәрәҗәләре дә, туплаган алтын-көмешләре дә булмаган. Аның бар байлыгы әдәби-сәяси таланты, зирәк акылы, үткен теле һәм иң мөһиме – туган халкына тугрылыгы, хөрлек-бәйсезлек юлында какшамас иман ышанычы. Татар өчен җан аткан, Идел-Уралны өзелеп сөйгән Исхакый Ватаннан читкә китәргә – мөһаҗир итеп яшәргә мәҗбүр ителә. Мондый затларга карата исә совет хакимиятенең карарлары катгый: алар – дошман, алар – зарарлы. Г.Исхакый – мондыйларның алгы рәтендә. Советлар берлегендә аның әсәрләрен бастыру, уку түгел, хәтта исемен дә телгә алу тыела. Алган вакытта да бары тик каралтып, сүгеп кенә әйтергә мөмкин булган. Г.Исхакыйны тәнкыйтләүчеләр, мыскыллаучылар арасында татарның үз әдипләре, хәтта «Инкыйраз» авторын элек мактаган, зурлаган каләм әһелләре дә шактый. Мәсәлән, совет чорының бик тә мәгълүм бер язучысы, шагыйре үзенең «Шигырьләр» китабында (Казан, 1932) С.Максуди, З.Кадыйри, Г.Терегулов, Г.Исхакый, З.Вәлиди, Г Баттал, Ф.Туктаров кебек мөһаҗирләргә шарж-рәсемнәр белән мыскыллы «багышлаулар» бирә. Әгәр дә бу затлар илдә калган булса, алар репрессия тегермәненең тәүге корбаннарын тәшкил иткән булыр иде. Ярый әле мөһаҗирлеккә китеп котылганнар һәм шуның нәтиҗәсендә халыкка шактый файдалы гамәлләр кылып, бай гына рухи мирас калдырганнар.
Г.Исхакыйның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге милли яшәешебез белән тамырдан береккән. Шуңа күрә бу тема, бу шәхес хакында фикер йөртү ул халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлану да.
Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә (иске стиль белән 10 февральдә) җомга көн кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килә. Казан губернасы Чистай өязенә кергән әлеге авылның күпләргә билгеле зыялылар гаиләсендә туа ул. Замандашлары әйтүенчә, әтисе Гыйләҗетдин «Чистай тарафларында гыйлеме белән шөһрәт тапкан» мулла, ә әнисе Камәрия ул якларда шулай ук аң-белеме һәм азатлык идеялары белән танылган Морат мулла улларының берсе – Мөслимвәли хәзрәт кызы була. Г.Исхакый искәртүенчә, Морат мулла, Кырым ханы Гәрәй улларыннан берсе булып, Идел буйларына бәхет эзләп килеп чыга һәм Чистай белән Бөгелмә төбәкләрендә «морадчылар хәрәкәте»н (1770-1771) оештыра һәм үзенең милли азатлык өчен көрәш программасын чагылдырган «Мулла Морат китабы»н (1772) яза. Әйтергә кирәк, Морат мулла тагын икенче күренекле бер нәсел – Әмирханнар нәселендә дә мөһим урын тоткан.
Кайбер балалары дөньядан иртә китү сәбәпле, Гыйләҗетдин белән Камәрия бөтен өметләрен Гаязга баглыйлар, аңа аң-белем һәм тәрбия бирү турында кайгырталар. Гаяз үзе дә бик зирәк бала булып чыга, бик яшьли үзе кебек балалар арасында үткенлеге белән аерылып торган һәм атасыннан ишеткән пәйгамбәрләр тарихын сөйләп йөри торган булган. Инде биш яшендә өйләрендә укый-язарга өйрәнеп, әбисе Мәхфүзә остазбикәдән «Иман шарты»ннан сабак ала һәм гарәп китапларыннан ул вакытта танылган «Кырык хәдис»кә җитә. Аннары әтисеннән гарәп-фарсы китапларын укырга өйрәнә, морфология, синтаксис буенча һәм «Кәвагыйд әл-игъраб» («Сүзләрнең төрләнү кагыйдәләре») белән «Гамавир»дән («Сүз төрләнеше»ннән») дәресләр алып, 1890 елда Чистай мәдрәсәсенә укырга керә һәм анда «Нәхүхан», ягъни мантыйкка (логикага) төшмәс борын нәхү (синтаксис) укый башлаган шәкерт булып китә. Бик зирәк һәм инде шактый белемле булуы сәбәпле, аны бу мәдрәсә бирә торган белемнәр генә канәгатьләндерә алмый һәм ул үзен укыткан Закир хәзрәтнең вафатыннан файдаланып (әгәр бу хәзрәт үлмәсә, әтисе Гаязны хәзрәт фатихасыннан башка беркая да җибәрмәкче булган икән), яшь егет «Шәмсияхан», ягъни «Шәмсия» дигән грамматикасын укучы булып, 1893 елда Казандагы Күл буе мәдәрәсәсенә күчеп килә. Аның зирәклеге, аң-белемгә хирыслыгы биредә дә үзен сиздерә һәм тиз арада ул мәдрәсәдәге иң яхшы укучы шәкертләрнең берсе булып таныла. Шул ук вакытта ул һич тә мәдрәсә программасы белән канәгатьләнми, үзлегеннән белемен күтәрү белән шөгыльләнә. Аерым алганда, төрки дөньяда танылган «Тәрҗеман» газетасын даими укып бара, төрек телендәге әсәрләр белән дә таныша башлый. Мондый белемнәр яшь Гаязның дөньяга карашын киңәйтәләр, аңа тормыш максатларын ачыкларга булышалар. 1897 елда башта остазы Һ.Максудига ияреп Печән базары мәхәлләсенә, аннары Яңа бистәдә Ф. Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт яңа ачкан мәдрәсәгә күчә һәм анда бераз акча эшләү нияте белән хәлфәлек тә итә башлый.
Белемнәрен тагын да киңәйтергә теләү аңарда рус һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән танышу ихтыяҗын тудыра. Ә моның өчен рус телен әйбәт белергә кирәк була. 1898 елда ул рус мәктәбенә укырга керүгә ирешә.
Татарлар арасында миссионерлык итү нияте белән ачылган Татарская учительская школа бераздан алдынгы карашлы татар яшьләрен үзенә җыйган уку йортына әверелә. Г.Исхакый белән бергә анда Һ. Максуди, Х. Ямашев, Ш. Мөхәммәдьяров, Г. Колахмәтов һ.б. булачак күренекле шәхесләр – алга таба татар дөньясының әйдәп баручы көчләренә әверелгән кешеләр укый. Биредә Гаяз үзенең белем алу даирәсен киңәйтә бара. Рус һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән ныклап кызыксынып китеп, ул И. Тургенев, Л. Толстой, Ги де Мопассан, Оскар Уайльд кебек күренекле әдипләрне бирелеп укый. Мондый белемнәр аның рухи дөньясын, эстетик зәвыкларын баетып, үстереп кенә калмый, бәлки аңарда әдәби иҗат белән шөгыльләнү теләген дә тудыра. Һәм ул яза да башлый. Нәтиҗәдә, әлеге мәктәптә укыган елларында булачак әдипнең беренче иҗат җимешләре булган «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1899), «Кәләпүшче кыз» (1900), «Бай углы» (1903) повестьлары, «Өч хатын берлә тормыш» (1900) пьесасы языла.
Татарская учительская школаны бетергәч, Гаяз 1902 елда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Андагы эшчәнлеге турында әдип үзе соңрак болай искә ала: «Мәдрәсәдә бер-ике атнадан соң дәресләр башланды һәм мөгаллимнәр дәресләрне үзләренә бүлеп алып, калганнарын миңа бирделәр. Бөтен сыйныфларда хисап, һәндәсә, гомуми тарих, табигать, әдәбият дәресләре – һәммәсе миңа эләкте. Башка мөгаллимнәрнең дәресләре көн дә өч, бик күп булса дүрт сәгать булса һәм атнаның бер көне буш булса, миңа атнаның бөтен көннәренә алтышар сәгать дәрес туры килә һәм бөтен көннәрем иртәдән ахшамга кадәр мәдрәсәдә мәшгуль иде (өйләгә кадәр дүрт, өйләдән соң ике дәресем бар иде). Моннан башка атнаның ике көнендә, нәүбәтче буларак, кичләрен дә мәктәптә калмакта идем. Бу программа аз кеби, әүвәлге мәдрәсәнең бер почмагына өелгән китапханәне тәртипкә салып кулыма алдым һәм югары сыйныф укучылары белән әдәбият институты ысулында эшли башладым» (Т.14, Б.395).
Шундый бик киеренке мөгаллимлек эше белән бергә, Г. Исхакый мәдрәсәнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Андагы ашханәдә, йокы бүләмәләрендә тәртип урнаштыра. Шәкертләрнең аң-белемен арттыру максатында аларга яңа фәннәр укытуны кертә, атна саен әдәби кичәләр үткәрә. Бер үк вакытта ул, «Хөсәения» мәдәрәсәсенә нигез салган Әхмәт Хөсәеновның васыятьнамәсен раслау комиссиясе әгъзасы буларак, әлеге бай васыять итеп калдырган ярты миллион сум акчаны мәгариф эшләрендә файдалануда катнаша.
Гаязның һәр нәрсәдә гаделлеккә, хакыйкатькә омтылуы шәкертләргә дә тәэсир итә. Туры сүзле һәм яңалыкка омтылучы яңа мөгаллимнәре йогынтысында алар да мәдрәсәдәге хәлләргә аеграк карый башлыйлар, чын дөресен сөйләргә өйрәнәләр. Гомүмән, үзенең актив һәм инициативалы шәхес булуы белән Гаяз үз хәятыннан канәгать булып йокымсыраган хәлдәрәк яшәгән мәдрәсәне ничектер уятып җибәрә һәм аның яшәешенә заман рухы өрә кебек. Мәдәрәсәдәге күнегелгән тәртип буенча үз җайларына гына яшәргә күнеккән мөгаллимнәргә Исхакыйның мәдрәсә тормышын болай болгатып җибәрүе, аларның тынычлыгын алуы ошамый, әлбәттә. Һәм алар үзе дә тынгысыз, башкаларга да тынгы бирмәгән бу «ала карга» мөгаллимнән тизрәк котылу ягын карыйлар. Һәм бераздан Гаяз мәдрәсәдән чыгарыла, кабат эшсез кала. Әмма ул күңел төшенкелегенә бирелми, янә иҗат эшенә чума. Аерым алганда, Казанда рус мәктәбендә укыганда яза башлаган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрен төгәлли һәм аны дөньяга чыгару эшенә күп вакытын һәм тырышлыгын сарыф итә.
«Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның эчтәлеге һәм формасы татар әдәбияты өчен яңа булу сәбәпле, заманында аның ничек язылуы да игътибарны җәлеп иткән иде. Әлбәттә, монда әдәби йогынты мәсьәләсе калкып чыкты. Мисал өчен бу әсәргә аеруча җентекле анализ ясаган әдәбиятчы һәм тарихчы Г.Гобәйдуллин 1911 елда басылган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән күләмле мәкаләсендә аңа америкалы Э. Белламиның «Йөз ел соңра» дигән социаль-утопик романы (1888) йогынтысы булуы турында белдергән бу тәэсирне форма өлкәсендә күреп, Г.Исхакый әсәрен Америка язучысына охшатып «иҗтимагый-хыялый роман» дип атаган иде.
Бу әсәре дөнья күргәч, һәм «Хөсәения» мәдрәсәсеннән китәргә мәҗбүр булгач, Г. Исхакый 1903 елның җәендә Казанга кайта һәм анда университетка керергә әзерләнә башлый. Әмма аның бу теләгенә әти-әнисе каршы чыга һәм аны көчләп диярлек авылга алып кайтып китәләр. Авылда бер елы үтеп китә. 1904 елда ул кабат Казанга китә һәм анда ул вакытта көчәеп киткән революцион хәрәкәттә катнаша башлый. Шул ук елны Чистайдан сайланган мөселман делегатлар составында Петербургта да була. 1905 ел вакыйгалары йогынтысында ул илдә тагын да көчәйгән азатлык хәрәкәтендә бөтен күңелен биреп катнаша, шуның рухы белән яши башлый. 1905 елның октябрендә Исхакыйны «Казан мөхбире» газетасына эшкә чакыралар. Әмма бу газетаның мәсләге белән килешеп бетмәгән Гаяз әлеге чакыруны кабул итми. Үз мәсләгендә, үзе теләгәнчә язар өчен ул иптәшләре Ф. Туктаров, Ш. Мөхәммәдьяров, С. Рәмиев һәм башкалар белән үз газеталарын чыгару ниятенә килә. Алар башта «Хөррият» исемле яшерен газета чыгаралар, әмма ул бераздан ябыла. Аннары аларда «Таң» исемле газета чыгару теләге туа. Аңа рөхсәт сорап хакимияткә мөрәҗәгать итәләр. Әмма ике айдан соң рөхсәт бирелмәве турында кәгазь алалар. Моннан соң Гали Путиляков дигән танышлары нәширлегендә «Таң йолдызы» исемле газета чыгаруга рөхсәт сорыйлар. Бу юлы аларның үтенече канәгатьләндерелә. Гәрчә яңа газета «Таң йолдызы» исеме алса да, аны көндәлек тормышта гадәттә «Таң» дип йөрткәннәр, ә аны чыгаручы социалист-революционерлар тарихка «таңчылар» булып керделәр. Аның рәсми редакторы С. Рәмиев була. Матбугатның чын җитәкчесе һәм рухландыручысы булган Г. Исхакыйга исә бу вакытта полициядән качып яшәргә туры килә. Нәкъ менә ул газетаның төп юнәлешен һәм эчтәлеген билгели. «Таң йолдызы» 1906 елның 18 маенда чыга башлый. Табигый, аның битләрендә Исхакый үзенең иҗтимагый-сәяси омтылышларын чагылдыра.
«Таң йолдызы» битләрендә яктыртырган күптөрле мәсьәләләр арасында әдәбиятка караганнары да шактый була. Анда әдәби әсәрләр дә басыла. Бу газета бигрәк тә Г. Исхакыйның «Өч хатын берлә тормыш» пьесасының һәм «Теләнче кыз» романыннан өзекләрен анда беренче мәртәбә басылулары белән игътибарга лаеклы.
Актив әдәби һәм журналистик эшчәнлеге белән бер рәттән Г. Исхакый иҗтимагый тормышта да көрәшчеләрчә катнаша. Әйтик, ул «Таң йолдызы» киң яктырткан «Мөселман иттифакы» съездында әйдәп йөрүчеләрнең берсе була. Анда берничә мәртәбә чыгыш ясап, ул үзен хезмәт халкы мәнфәгатьләрен кыю яклаучы итеп күрсәтә. Бу халыкка ирек һәм бәхетне бары көрәш юлы белән бирергә мөмкинлеген аңлатып, Г. Исхакый съездда «Тартышуда гына табарсың үз халкыңны!» дигән көрәш лозунгысын алга куя.
Съезддан кайткач, ул үзенең җәмәгать эшчәнлеген тагын да активлаштыра, матбугат битләрендә, һәртөрле җыелышларда, митингларда патша хакимиятенә каршы чыгышларын дәвам итә. Шунлыктан хакимият аны эзәрлекләүне тагын да көчәйтә. Һәм 1906 елның 30 октябрендә ул дусты
С. Рәмиев фатирында кулга алынып төрмәгә ябыла.
Төрмәдә утыру Г. Исхакыйның революцион хәрәкәттә катнашуын тагын да активлаштыруына гына булыша. Мондый эшчәнлеге өчен ул янә кулга алына һәм 1907 елның октябрендә Архангел губернасына өч еллык сөргенгә җибәрелә.
Үзенең «Тартышу» пьесасы геройлары кебек үк иреккә, халыкка хезмәткә омтылган Гаяз тизрәк үзәктән, иҗтимагый актив яшәештән читтә торган провинциаль Пинеганың тынчу һавасыннан котылу ягын карый. Үзенең үтенеченең хакимият тарафыннан канәгатьләндерелүен көтеп тормыйча, ул Пинегадан качарга була. Һәм 1908 елның урталарында сөргендәге ике яһүд белән көймәдә Пинегадан качып Петербургка килә. Һәм биредә – Русиянең мәркәзендә яңа дәрт белән язу эшенә керешә. Чөнки аңарда күп кенә иҗат планнары өлгереп җиткән була. Биредә ул тиз арада «Теләнче кызы»ның икенче өлешен яза, Пинегада языла башлаган «Кыямәт» комедиясен төгәлли һәм «Җәмгыять» комедиясен иҗат итә.
Петербургта сөргеннән качкан хәлдә әлеге әсәрләрен язганнан соң, Г.Исхакый үзенең чит илгә китү ниятен тормышка ашыра, ягъни 1909 елның язында яшерен рәвештә Төркиягә барып чыга. Анда ул Истанбулда була һәм бу шәһәрдә «Тормышмы бу?» дигән романын яза. Чит җирләрдә булып күпне күрү әдипнең дөньяга карашлары киңәя һәм тирәнәя баруга булыша. Шулар йогынтысында ул кеше яшәешенең тагын да мөһимрәк мәсьәләләренә игътибар итә. «Тормышмы бу?» әсәрендә андый мәсьәләләрнең аеруча мөһиме итеп шәхеснең яшәү максаты һәм мәгънәсе карала. 1909 елның көзендә Г.Исхакый яшерен рәвештә Төркиядән Петербургка кайта. Хакимияттән качып яшәргә мәҗбүр булуы белән бергә аның матди хәле дә авырлаша, чөнки язылган әсәрләрен бастырып чыгара алмый. Шунлыктан язудан гайрәте чиккән кебек, ул Петербургта язучылык эшен туктатып тора. Моның урынына рус әдәбияты һәм мәдәнияты белән ныклап кызыксынып китә. Рус язучыларының әсәрләрен күпләп укый, аларның һәртөрле җыелышларына йөри, конференцияләрдә катнаша, вольный университетларда үзен кызыксындырган фәннәр, бигрәк тә юриспруденция һәм фәлсәфә буенча лекцияләр тыңлый. Болар барысы да аның рухи мәдәниятен үсүгә булышалар. 1910 елның язында ул Петербургтан шулай ук яшерен рәвештә Финляндиягә чыга һәм анда җәен уздыра. Финляндиядәге милләттәшләренең җылы мөнәсәбәте аның күңелен күтәреп җибәрә. Һәм монда ул тагын дәртләнеп иҗат эшенә керешә, нәтиҗәдә, кыска гына вакыт эчендә «Мулла бабай» романы, «Фамилия сәгадәте» исемле хикәяләр циклы языла.
Финляндиядә вакытта Г.Исхакый иҗатының элгәрерәк еллардан килә торган тармагын – хикәяләр язуын дәвам иттерә. Моңа кадәр аның 1909 елда «Җыентык» исемле китабы дөнья күргән була. Ул «Күк капусы», «Хәлимә туташ», «Мансур», «Корбан гаете», «Калуш» һәм «Корсак» дигән кечкенә күләмле хикәяләрдән тора.
Финляндиядәге милләттәшләренең үзенә бик җылы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләреннән дәртләнеп иҗат итү белән бергә, Г.Исхакый анда чакта язылган әсәрләрен бастыруны оештыру белән дә шөгыльләнә. Аерым алганда, ул Казандагы «Гасыр» нәшрияте белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштыра һәм әлеге нәшрият хуҗалары аның «Сайланма әсәрләр»ен чыгарырга алыналар.
Иҗатта да, наширлектә дә эшләре җайланып китүдән күңеле күтәрелгән хәлдә Г.Исхакый 1910 елның көзендә янә Истанбулга килә һәм анда бер-бер артлы «Сөннәтче бабай», «Кияү» повестьларын, «Шәкерт» абый хикәясен яза.
Г. Исхакыйның Истанбулдагы кыска вакытлы, әмма шактый нәтиҗәле иҗатының соңгы җимеше «Зөләйха» трагедиясе була.
Сөргендә дә шундыйрак уй-ниятләр белән яшәгән Исхакыйга бераздан тарих үзе мәрхәмәтлелек күрсәтә кебек. Эш шунда: 1913 елның мартында Русиядә Романовлар хакимиятенә 300 ел тулу уңаеннан сәяси тоткыннарга амнистия игълан ителә. Шушы амнистиягә эләгеп, 4 апрельдә Исхакый да азат ителә. Бу хактагы хәбәр тиз арада киң таралыш ала һәм җәмгыятьчелек тарафыннан шатланып кабул ителә. Русиянең төбәкләрендәге күпсанлы укучылары белән бергә, Ф.Кәрими, Й.Акчура кебек күренекле шәхесләр дә Исхакый иреккә чыгуы белән тәбрик итәләр.
Русиядәге башка халыклар кебек, татарларга да күптәнге милли азатлык һәм үсеш хыялларын тормышка ашырырга юл ачылу сәбәпле, 1917 елгы Февраль революциясен Г.Исхакый да зур өметләр белән хуплап каршы ала. Һәм аның бу өметләре аклана да башлый. Барыннан да элек, әдип үзе күптән хыялланган сүз иреге бирелә, матбугатка цензура бетерелә.
Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, ул ике ел элек хакимият тарафыннан тыелган «Ил» газетасын 23 марттан кабат чыгара башлый. Һәм, ниһаять, моңа кадәр рәсми тыелып килгән «Зөләйха» пьесасына да сәхнәгә юл ачыла. Ул беренче тапкыр «Сәйяр» труппасы тарафыннан аның җитәкчесе – күренекле артист һәм режиссер Г.Кариев бенефисы рәвешендә 1917 елның 17 мартында Казанның Зур драма театры сәхнәсендә күрсәтелә. Җәмәгатьчелек бик җылы кабул иткән бу спектакль матбугатның да игьтибарын бик тиз җәлеп итә.
Г.Исхакый Казанга «Зөләйха» спектаклен карарга Мәскәү «Мөселман комитеты» рәисе сыйфатында Русия мөселманнарының беренче съездын әзерләү белән шөгыльләнгәндә килә. Русиядә Февраль революциясе тудырган шартларда татар милләтенең алга барыр юлларын билгеләячәк бу Съезд эшендә ул үзенең иҗаты белән дә катнаша һәм аңа рух бирә.
Русия мөселманнарының икенче съезды шул ук елның августына кадәр үткәрелергә тиеш була. Һәм ул июнь аенда Казанда үткәрелә. Әмма илдә иҗтимагый-сәяси хәлнең киеренке һәм катлаулы булуы аркасында, анда Урта Азия, Кавказ һәм Кырым вәкилләре катнаша алмый. Шунлыктан икенче съезд Идел-Урал төбәге мөселманнарын, ягъни татарлар белән башкортларны күздә тотып эш итә.
Икенче съезд белән бер үк вакытта Казанда мөселман руханилары җыены һәм Бөтенроссия мөселманнарының хәрби cъезды да эшли. Һәркайсы үз мәсьәләләрен тикшергәннән соң, өч съезд бергә берләшеп, Идел-Урал өчен милли-мәдәни мохтариат игълан итәләр. Шунда ук милли-мәдәни мөхтәриятның төп кануннарын билгеләү өчен анда да Милли мәҗлес чакыру турында карар кылына.
Әлеге Милли мәҗлес инде бөтенләй яңа иҗтимагый-сәяси шартларда, илдә Октябрь революциясе булып, хакимият большевиклар кулына күчкәч үткәрелә. Ул Уфада 1917 елның 22 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр эшли. Анда тикшерелгән күпсанлы мәсьәләләр арасында иң мөһиме милли дәүләтчелекне ничек итеп төзү мәсьәләсе була.
Әмма бераздан большевиклар татарларның да милли азатлык һәм мөстәкыйльлек хәрәкәтенә чик куялар. 1918 елның 3 мартында Германия белән Брест солыхын төзеп хәл алганнан соң, яңа хакимият ил эчендә ныклап үз тәртипләрен урнаштырырга керешә. Татар-башкортларның хәрби үзәге булган Казанны (анда мөселман Хәрби шурасы эшли) һәм милли үзәге булган Уфаны (анда Милли идарә эш итә) колчаклылардан яулап алу белән алар, Г.Исхакый язганча, «нәкъ большевикларга хас булганга, милли казнаны үзләштерәләр, качарга өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алалар» (Т.10, Б.404).
Нәтиҗәдә Милли мәҗлес белән Милли идарәнең большевиклардан качып котыла алган депутатларны һәм әгъзалары Себердәге Кызылъяр (Петропавел) шәһәренә барып чыгып, анда кече Милли мәҗлес оештыралар, Милли идарәнең эшен дәвам итәләр. Биредә Г.Исхакый «Маяк» исемле милли газета да чыгара башлый. Шушы ук шәһәрдә әдип үзе туган илендәге соңгы әдәби әсәре дип исәпләнгән «Юлсызлар» пьесасын да яза.
Әсәрендәге персонажлары кебек Г.Исхакый да Туган илендәге соңгы әсәре язылган Кызылъяр шәһәреннән китеп, ул большевиклар кулыннан котыла алган татар милләтчеләре белән 1918 елда Русиянең Ерак Көнчыгыштагы чигеп үтеп чыга. Шулай аның гомеренең мөһим бер чоры тәмамлана. Алда исә милләтпәрвәр әдипне нәкъ менә милләтче булганы өчен үтә авыр, катлаулы һәм хәтта фаҗигале төс алачак язмыш көтә иде…
Шуннан соң Г.Исхакый берара Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче бөтендөнья сугышы колач җәя башлагач, аңа Варшавадан Төркиягә күчәргә туры килә. Чит илләрдә яшәгән утыз биш ел гомерендә ул әдәби, сәяси эшчәнлеген дәвам иттерә. «Милли юл» (1928-1930), «Яңа милли юл» (1930-1939) исемле журнал чыгара. Бу журнал (барлыгы 136 сан) Берлинда, кайбер саннары гына Варшавада басыла. Мукденда (Кытай) «Милли байрак» (1935-1945) газетасын да ул нигезли. Европага киткәндә, татарча типографиясе шунда кала. Шуңа күрә Төркиядә үз хезмәтләрен төрек телендә бастыра. Гомеренең ахыргы көненә кадәр ул шушы илдә, аның үзәк шәһәрләрендә Истамбул белән Әнкарада яши.
Чит илдә ул «Дулкын эчендә», «Ике ут арасында», «Җан Баевич», «Олуг Мөхәммәд» кебек пьесалар яза. «Өйгә таба», «Көз», «Локман Хәким», «Олугъ бәйрәм» кебек әсәрләре дә шул чорда иҗат ителгәннәр.
Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Кабере Истанбулның Әдернәкапы зиратында. Төркиягә барган милләттәшләребез аның каберенә чәчәк бәйләме салуны гадәт иттеләр. Халык бәхете өчен көрәшеп, шушы юлда гаять күп кыенлыклар күреп яшәгән олы әдибен, күренекле җәмәгать эшлеклесен милләт онытмый. Аның замандашы, күренекле галим Йосыф Акчураның менә бу сүзләре Г. Исхакыйны шактый тулы бәяли: «Ул фәкать идеал өчен тартыша торган иң саф бер фидакарь иде» («Казан мөхбире» газетасы.— 1906.— 5 ноябрь.) Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән нәшир Габдрахман Хөсәенов 1907 елда Г. Исхакыйның «Зиндан» әсәренә язылган кереш мәкаләдә болай диләр: «Гаяз әфәнде кебек сирәк бер әдипнең, Гаяз әфәнде кебек сирәк бер мөхәррирнең һәм Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кешенең һәрвакыт бар булып торуы безнең татар халкы өчен минут саен кирәк… Яшә, халык! Яшә, Гаяз әфәнде!».
Чыганак: Наил Нәбиуллинның “ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ МӨҺАҖИРЛЕК ЧОРЫНДАГЫ ПУБЛИЦИСТИКАСЫНДА МИЛЛИ МӘСЬӘЛӘЛӘР” МАГИСТРЛЫК ДИССЕРТАЦИЯСЕ. 8-19 б. 22 июнь, 2020 ел. Казан.




